Буа мәдрәсесе китапханәсенә китаплар җыю оештырыла

19 февраль 2013 ел 14:40

Буа мәдрәсәсе 1805 елда ачылган тарихи мөселман уку йортларының берсе. Биредә күп кенә дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният хезмәткәрләре белем алган. Зариф Бәшири, Шакир Мөхәммәдов, Һади Атласи, Камәретдин Салихов, Гомәр Толымбай, Баки Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибраһим һәм Касыйм Биккуловлар, Фатыйх Мортазин, Гарифҗан Вәлидов шулар рәтендә. Буа мәдрәсәсе – 1919 елга кадәр эшләгән уку йортларының берсе. 1997 елда Буа мәдрәсәсенең ишекләре янә ачылды.

Озак еллардан бирле мәдрәсәнең үз китапханәсен ныклап баету-ныгытуга матди мөмкинлеге җитмәде. Быел китап киштәләре юнәлтелде, хәзер китапханәне яңарту һәм аның фондын тулыландыру эше алып барыла.

Рухи байлыгыбызны арттыруга үз өлешен кертергә теләүчеләр мәдрәсә китапханәсенә ярдәм кулы суза ала.

Бүгенге көндә күпләрнең өендә динебез кыйммәтләрен, милли - рухи мирасыбызны дәгъватлаган, күренекле дин әһелләренә, дини гыйлем алуга багышланган китаплар шактый. Дини китапларын мәдрәсәгә бүләк итәргә теләүчеләр аларны түбәндәге адресларга китерә ала:

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте (Казан, Лобачевский ур, 6/27);

Буа мәдрәсәсе (Буа шәһәре, К.Либкнехт урамы, 79 йорт. Тел.: (84374)3-70-71, факс: 3-73-96, 89276735357, е-mailislam-buinsk@mail.ru).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана