17 февральдә “Зәкят” хәйрия фонды һөнәр сайлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Фән могҗизалары” дип аталган белем бирү - күңел ачу чарасын уздырды. Әлеге чара Дәрвишләр бистәсендәге коррекцион балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды.
Балаларга кызыклы химик һәм физик тәҗрибәләр күрсәтелде, аларны сыйлау ниятеннән табын да әзерләнгән иде.
“Зәкят” фонды “Фән могҗизалары” компаниясенә һәм “Белорусский продукт” оешмасына чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерә.