ТР МДН җитәкчелеге республика мөхтәсибәтләре, мөселман уку йортлары эшчәнлеге белән урыннарда танышуны дәвам итә.
7 февральлә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин Кукмара мөхтәсибәтендә булдылар. Алар Кукмара мәдрәсәсенең гомуми эшчәнлеге, укыту программалары белән таныштылар.
Шулай ук бу көнне Кукмара мөселманнары җыелышы үткәрелде, анда 250ләп кеше катнашты. Әлеге чарада Габдулла хәзрәт вәгазь укыды.