Иртәгә, ягъни 16 февральдә иртәнге сигездән көндезге икегә кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан алу станциясендә кан тапшырырга теләүчеләрне көтәләр. Станция Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 33 нче йорт адресы буенча урнашкан. Кеше гомерен саклап калу өчен кан бирү бик саваплы гамәл булып тора.Кан тапшырырга теләгән һәр кеше әлеге игелекле эштә катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон: 89872639889 (Гөлнара).
Кан тапшыру өчен үзең белән Россия Федерациясе паспорты һәм Татарстан пропискасы булу шарт.