24 февралььдә Бөгелмә шәһәрендә “Зәйтүнә” дип аталган беренче мөнәҗәтләр конкурсы уздырыла. Конкурсны Бөгелмә мөхтәсибәте ТР МДН һәм татар мәдәнияте үзәге белән берлектә уздыра.
Бәйгедә катнашучы мөнәҗәтчеләрне Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев бәяләячәк.
ТР МДН җиңүчеләргә бүләкләр әзерләде: нетбуклар, видеокамералар, электрон китаплар һәм башкалар.
Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматларны 4-16-98, 8 937 577 37 24 яки 8 917 261 93 19 телефоннарына шалтыратып белешергә мөмкин. Электрон почта rustam83@rambler.ru