ТҖ МДН нә 15 ел

14 февраль 2013 ел 16:30

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 15 ел тулды. Ул үз эшчәнлеген 1998 елның 14 февраленнән башлап алып бара. Бу вакыт эчендә Татарстанның барлык районнарында нәзарәтнең структурасын, оешмаларын булдыру һәм аларның актив эшчәнлеген тәэмин итү юнәлешендә күп гамәлләр кылынды.

15 ел дәвамында алып барылган җитди эшчәнлек нәтиҗәсендә бүгенге көндә  барлык мәхәлләләрдә дини, белем бирү, мәдәни, хәйрия һәм дәгъват чаралары оештырыла. Иң мөһиме -  алар, татарстанлыларның рухи ихтыяҗларын, омтылышларын истә тотып,  даими үткәрелә. Бүгенге көндә ТҖ МДН 45 мөхтәсибәт, 9 казыяттән тора. Татарстанда 1300 дән артык  мәчет, БДБ илләрендә иң алдынгы мөселман уку йортларының берсе булган Россия ислам университеты эшли.

Нәзарәт Татарстан мөселманнары исеменнән дәүләт органнары, шулай ук башка төбәк һәм илләр белән элемтәләр булдыра, хезмәттәшлек итә.

 Нәзарәт структурасына түбәндәге бүлекләр керә: халыкара элемтәләр, ВАКФ милке белән идарә итү, уку-укыту, ярдәм күрсәтү һәм хәйрия, яшьләр белән эшләү, ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү, дәгъват һәм мәгълүмат, нәшрият бүлекләре. Шулай ук “Хәләл” стандарты комитеты, “Зәкят” хәйрия фонды һәм Голәмәләр шурасы.

Бүгенге көндә динебез йогынтысы арта, ул социаль, мәдәни, икьтисадый һәм башка өлкәләрдә мөһим урын ала бара.  Әмма глобальләштерү үзенең мәгълүмати басымы белән милли үзенчәлекләрне, дини кыйммәтләрне юкка чыгарырга  омтыла. Менә шушындый заманда татар халкына милләт буларак сакланып калырга ярдәм иткән мөселман дини оешмаларын яклау һәм үстерү иң мөһим проблемаларның берсе булып тора. Шуңа күрә илдәге иң эре дини оешмаларның берсе булган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эше республика өчен дә, һәм барлык мөселманнар өммәте өчен дә зур әһәмияткә  ия.  

Хәзерге этапта Диния нәзарәте җәмгыятьтә ихтыяҗ арта баруга җавап итеп, Татарстан өммәтен үстерү, мөселманнарның хәлен яхшырту, дини-милли мирасыбызны өйрәнү һәм саклау, рухи кыйммәтләребезне тарату максатыннан төрле проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Республикада яңа мәчетләр ачыла, мәхәлләләрдә, дини-мәгариф оешмаларында  эшләр өчен белемле кадрлар әзерләү актив төстә алып барыла. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана