15 февральдә Россия ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты катнашында “Хәләл" стандарты: теория һәм тәҗрибә” дип аталган түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чарада комитет хезмәткәрләре һәм уку йорты мөгаллимнәре Россия һәм дөнья күләмендәге хәләл индустриягә багышланган чыгышлар ясаячак. “Хәләл”, “харам” төшенчәләренә, ислам кануннары буенча хәләл ризык әзерләүгә кагылышлы сораулар каралыр дип көтелә.
Шуны да әйтергә кирәк, түгәрәк өстәлдән соң комитет РИУ белән берлектә хәләл индустриягә багышланган курслар оештыра. Курслар хәләл товарлар җитештерүчеләр һәм сатучылар өчен махсус үткәреләчәк, дип хәбәр итә “Хәләл” стандартлар комитеты.