8 февральдә Кайбыч районының мәдәният йортында Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмне өйрәнүгә багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә Пәйгамбәребезнең күркәм гамәлләре, аның сабырлыгы, гаделлеге, олы күңелле булуы турында сөйләнелде.
Пәйгамбәребезне (с.г.в.) өйрәнүгә багышланган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә Олы Кайбыч авылында яшәүче Сания Хәйруллина җиңеп чыкты. Ул район газетасында бастырылган бәйге сорауларының сигезенә дөрес җавап биргән.
Шулай ук кичәгә җыелган мөселманнар хаҗ кылу, хәләл һәм харам төшенчәләре турында сөйләштеләр.