"Апанай” мәчете иганәчеләр-меценатлар өчен махсус пластик карталар булдырырга ниятләгән. Әлеге карталар мәчет эшчәнлегенә ярдәм итүчеләргә биреләчәк. “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гарипов әйтүенә караганда, беренче карталар бу атнада ук ияләрен табачак. “Апанай” мәчете меценаты карталарына ия булучыларга безнең кибетләрдәге дини китапларны сатып алганда, шулай ук кафеда һәм башка урыннарда кайбер өстенлекләр каралган”, - диде ул.