10 февральдә Бау мәдрәсәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган кичә үткәрелде. Әлеге чарада мәдрәсәнең кичке бүлегендә белем алучы шәкертләр, имамнар, җирлектә яшәүче мөселманнар катнашты.
Кичәне район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов алып барды. Районның имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазьләр сөйләделәр. Кичәдә кунак буларак Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, көньяк-көнбатыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Казанның "Рамазан" мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов катнашты.