10 февральдә ТР МДН мөселман яшьләре арасында гандбол буенча ярышлар уздырды.
Спорт ярышы Казан шәһәренең Идел буе районы 136 нчы мәктәбендә узды. Чарада “Зәңгәр мәчет”, «Тынычлык», «Солтан», «Ризван», «Ал мәчет», «Өметлеләр», «Борнай», «Шамил», «Әниләр», «Хөзәйфә», «Фәрхәт», «Рамазан» мәчетләре, шулай ук Казан ислам көллияте, Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә спортчылары катнашты.
Беренче урынны - “Әниләр”, икенче урынны - ук Казан ислам көллияте, өченче урынны - Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә алды.
Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.