7 февральдә Спасс районы Ямбухтин авылында Мәүлид ән-нәбигә багышланган мәҗлес оештырылды. Әлеге чараны район мөхтәсибәте җирле мөселманнар белән бергәләп уздырды. Район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган вәгазь укыды. Шулай ук бу көнне мөселманнар имамнарга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Мәҗлестә 40ка якын кеше катнашты, алар арасында өлкәннәр дә, балалар да бар иде. Спас районы мөхтәсибәте шушындый күркәм чараны оештыруда зур тырышлык куйган Разыя, Сания, Гөлсем, Клара апаларга зур рәхмәтен белдерә.