Актаныш районы Мәсәде авылында "Рамазан" мәчете ачылды

11 февраль 2013 ел 09:06

8 февральдә Актаныш районының Мәсәде җирлеге халкын сөендереп, яңа гыйбадәтханә ишекләрен ачты. Мәсәде җирлегендә мәчет төзү кирәклеге хакында күп сөйләнелсә дә, бу изге эш һаман читтә кала барды. Авылның остабикәсе Флүрә апа Басыйрова инде озак еллар авыл балалаларын һәм хатын-кызларны Ислам тәгълиматларына өйрәтә, дини гыйлем бирә. Моңарчы дин сабаклары авыл клубында алып барылган булса да, узган 2012 елда анда ремонт башлану сәбәпле, дәресләрнең өзелү куркынычы туа. Нәкъ шул вакытта мәчетне авыл җирлеге башкарма комитеты, мәктәп, балалар бакчасы урнашкан җәмәгать үзәгенең буш торган бер почмагына урнаштыру уе килә дә инде. Бар авыл халкы, якташлар көче, ярдәме белән эшкә тотыналар, төзүчеләр Илгиз Таҗипов һәм Илгиз  Минаевлар Аллаһ ризалыгы өчен дип, хезмәтләре өчен акча алмыйча, бар көч-тырышлыкларын салып, әлеге почмакка җан өрәләр.

Бәйрәмдә катнашкан Актаныш районы имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов мәсәделеләргә изге теләкләрен җиткерде: “Иман иясе Аллаһ йортында матди тормышның ыгы-зыгысыннан, дөнья кайгыларыннан арына, күңеленә ял таба. Аллаһны зикер итеп, коръән укып җанга тынычлык иңә. Вәгазь-тәрбия мәҗлесләрендә калеб үзенең кимчелекләреннән, яман гадәтләреннән пакьләнә, мактаулы сыйфатлар, күркәм холык белән зиннәтләнә. Аң-гыйлем мәҗлесләрендә Аллаһы Тәгаләнең чиксез хикмәтен күрүдә яңа офыклар ачыла, тормыш юллары илаһи гыйлем белән нурлана. Бик шатмын бу җирлектә дә мәчет ачылуына”, – диде ул.

Район башлыгы урынбасары И.Бариев авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен баетуын, сафландыруын теләде, мәчетнең нәкъ менә Аллаһ ризалыгы өчен дип, авыл кешеләре исәбенә төзелүен башка җирлекләр өчен дә күркәм үрнәк, дип бәяләде.

Авыл башлыгы Флюра Минһаҗева изге йортны төзүдә олы матди ярдәм күрсәткән авылдашлары –Яр Чаллыда яшәүче “Мирас” ҖЧҖ җитәкчесе Мирзанур Закировка, төзүчеләр Илгиз Таҗипов һәм Илгиз  Минаевларга, авылның остабикәсе һәм бу эшне башлап йөргән Флюра Басыйровага, тагын күпләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана