7 февральдә Казан ислам көллиятендә ястү намазыннан соң Ислам нигезләре курсы буенча кичке укуларны тәмамлаганнар очрашуы булды. Очрашуда көллият директоры урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.
Чәй табыны артында корылган дустанә сөйләшү вакытында мөгаллим Рәшит хәзрәт Манафов мөселманнарның Аллаһы Тәгалә алдындагы, үзенә һәм башкаларга карата бурычлары турында сөйләде. Күңелләрне күркәм сыйфатлар белән бизәү кирәклеге турында искә төшерде. Көндезге бүлектә укучы шәкертләр сәхабәләр Мәдинәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) очраткач башкарган нәшидне әйттеләр. Көллиятне тәмамлаучылар иманны ныгыту, рухи яктан үсү, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан мондый очрашуларна атнага бер тапкыр үткәрергә килештеләр.
Шунысы да сөендерә, чарага аларның дуслары да килгән. Кичә дога уку белән тәмаланды.