24 февральдә Бөгелмә мөхтәсибәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм татар мәдәнияте үзәге белән берлектә «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр әйтү конкурсын уздыра.
Әлеге бәйге традицион Хәнәфи мәзхәбен, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору чарасы буларак үткәрелә. Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурста балалар 7 яшьтән алып катнаша ала, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән. Бәйге ике номинациядә үтә: “Ялгыз башкаручы”, “Ансамбльләр”. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Элемтә өчен телефон: 8 937 577 37 24 яки 8 917 261 93 19, 4-16-98 (Бөгелмә үзәк мәчете). Гаризаларны rustam83@rambler.ru электрон адресына да юлларга мөмкин.
Фотода 28 гыйнварда Камал театрында узган Мәүлид кичәсендә катнашып мөнәҗәтләр әйткән
Бөгелмәнең "Мирас" фольклор ансамбле.