Россия ислам институты 2013-2014 уку елына түбәндәге юнәлешләр буенча студентлар кабул итә:
-теология (теология буенча бакалавр, магистр);
-лингвистика (бакалавр);
-икътисад (бакалавр);
-журналистика (бакалавр).
Институт үзенең эшчәнлеген 2010 елның 9 сентябреннән гамәлгә кергән лицензиягә таянып башкара.
Казан ислам университеты 2013-2014 уку елына абитуриентларны дини хезмәткәрләр әзерләү юнәлешендә укырга чакыра.
Университет үзенең эшчәнлеген 2011 елның 7 июлендә гамәлгә кергән лицензиягә таянып башкара.
Укырга керер өчен кирәкле документлар: гариза, сигез 3*4 размердагы фотография,белем алу турындагы документ, анкета, 086/У формасындагы медицина белешмәсе.
Кабул итү комиссиясе телефоны: (843) 251-01-55;
Электрон почта: ucheb.otdel_riu@mail.ru ;
Web-адрес: http//e-riu.ru/, http: www.islam-portal.ru ;
Адрес: 420049, ТР, Казан шәһәре,Газ ур.,19