Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны - “Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан итә.

07 февраль 2013 ел 10:35

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны “Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан итә. Агымдагы елның гыйнвар аенда мәшһүр дин әһеле,  фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш  белгече Шиһабетдин Мәрҗанининең тууына 195 ел тулды.

“Шиһабетдин Мәрҗани елы”н уздыруның төп максаты: мөхтәрәм гыйлем иясе Шиһабетдин хәзрәт, аның чордашлары, фикердәшләре эшчәнлеген өйрәнүгә игътибар юнәлтү, халкыбызның рухи мирасын барлау һәм рухи кыйммәтләрне пропагандалау.

Ел кысаларында имамнар, галимнәр, зыялылар белән берлектә “Мәрҗани чоры” казанышларын күзааллау, татар дин әһелләренең дини, фәлсәфи, тарихи хезмәтләрен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту бурычы тора.

Әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру ниятеннән нәзарәт тарафыннан дини-фәнни конференцияләр, бәйгеләр, “түгәрәк өстәлләр” уздыру, китаплар нәшер итү көтелә.

Белешмә.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала. Әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.

Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлый, Ташкичү мәдрәсәсендә укыта.1838 елда Бохарага барып  төрле мәдрәсәләрдә гыйлем җыя. 1843 елда Сәмәркандта “Шердар” мәдрәсәсендә укый. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм данлыклы  “Мир гарәп” мәдрәсәсендә гыйлем туплый.

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта. 1850 елда Казанда беренче Җәмигъ мәчете имамы, 1867 елда Казан мөхтәсибе итеп билгеләнә. 1876-1884 елларда ул Казан татар укытучылар мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта Казан университетының археология, тарих, этнография җәмгыяте әгъзасы була, бу оешмада актив эшчәнлек алып бара.

Күпкырлы шәхес Ш. Мәрҗани 30 дан артык хезмәт авторы. Әлеге хезмәтләр татар халкы тарихын өйрәнүгә нигез булып тора. Ул үзенең дини һәм фәлсәфи хезмәтләрендә мәгърифәтчелек, дини-реформаторлык идеяләрен яктырта. Шиһабетдин хәзрәт гомере буе дини, мөгаллимлек һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында мәгълүматлар тупланган.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Хәзрәт Казанның Яңа бистә зиратына күмелгән.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана