5 гыйнварда ТР МДН дә “Хәләл” стандартлары комитеты җитәкчесе Марат Низамов Татарстан имам мөхтәсибләре белән очрашты. Очрашу вакытында сүз республиканың сәүдә нокталарында “хәләл” дип ялганлап сатыла торган ризыклар турында барды. Марат Низамов нәзарәтнең һәр мөхтәсибәт каршында хәләл продукцияләргә күзәтчелек итеп торучы бүлекләр булдыру турындагы карары белән таныштырды. Шулай ук мөхтәсибләр алдында комитет эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтов тә чыгыш ясады. Ул имамнарны бу эшкә мөселманнардан торган инициатив төркемне җәлеп итәргә чакырды.
Комитетка кулланучылар “хәләл” исеме астында хәләл түгел ризыклар сатуга ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итәләр. Шул сәбәпле күзәтчелекне мөхтәсибләргә үз җирлекләрендә дә алып бару әһәмияткә ия.