2013 елда Хаҗ кылуга багышланган утырыш үткәрелде

05 февраль 2013 ел 13:26

5 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә  имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрен оештыручылар катнашында Хаҗ кылуга багышланган утырыш үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов үткән ел нәзарәт тарафыннан хаҗ сәфәренең уңышлы оештырылуын билгеләп үтте. Нәзарәтнең  халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Хәбибулла хәзрәт Нәфисуллин  “ДУМ РТ ХАДЖ"  программасының 2012 елдагы эшчәнлегенә гомуми нәтиҗә ясады. “Узган ел алдыбызга куелган бурычлар үтәлде, ниятләнгән барча максатларга  ирешелде, Аллага шөкер. Иң мөһиме-барча хаҗиларыбыз бөтен хаҗ гыйбадәтләрен вакытында, дөрес итеп башкардылар һәм барысы да исән-сау өйләренә әйләнеп кайттылар”, -диде ул. Аннары мөхтәсибләргә 2013 елда хаҗ кылу программасын тәкъдир итте.  

2013 елгы программа Россия Хаҗ советы стандартларына туры килә, җиренә җиткерелеп эшләнүе һәм ышанычлы булуы белән аерылып тора. Үз эченә барлык мөһим хезмәт күрсәтүне ала.

Быелгы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасына түбәндәгеләр керә:

-       “Казан- Җиддә” – “Мәдинә-Казан” - һава юлы буенча очу;

-       Сәфәр озынлыгы 19-25 көн;

-       Мәдинәдә 3-8 көн булу;

-       Өзлексез медицина ярдәме һәм медицина иминиятләштерүе;

-       Һәр бүлмәгә 5-8 кешене урнаштыру;

-       Һәр номерда юыну урыны;

-        Әл-Харам мәчетеннән 3,5 чакрым ераклыкта урнашу;

-       Һәр төркемгә җитәкче булу;

-       Кунакханәдән Әл-Харам мәчетенә намаз укырга бару өчен транспорт белән тәэмин итү:

-       Согуд Гарәбстанында транспорт белән тәэмин итү;

-       5 литр зәм-зәм суы;

-       Хаҗилар өчен махсус комплект (китаплар, 2 сумка, намазлык);

-       Ике тапкыр ашау;

-       Корбан;

-       Ихрам.

Хаҗга самолетлар Казаннан  2013 елның 1-8 октябрендә очар дип көтелә. Хаҗиларның якынча кайту вакыты: 19 октябрь – 10 ноябрь.

Хәбибулла хәзрәт Нәфисуллин  яңа программаны тәкъдир иткәндә: “Быелга хаҗ программасы 138 мең сум тора һәм анда барысы да кергән. Быел ике тапкыр ашату, корбан чалу, ир-атлар өчен ихрам да каралган. Моннан тыш хаҗиларга барысына бертөследән итеп, үзебезнең багаж сумкаларын әзерлибез. Аларга әйберләрен менә шул багаж сумкаларына тутырырга кирәк булачак.  Бу, беренчедән, сумкаларның авырлыгы таможня рөхсәт иткәннән артып китмәсенгә, икенчедән, аларны югалудан саклау һәм табуы җиңелрәк булсын дигән теләктән эшләнә”, - диде.

Утырышта мөхтәсибләр хаҗ кылуны оештыручыларга үзләренең сорауларын, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Нәзарәт тарафыннан аларга хаҗга кагылышлы мәгълүматлар язылган буклетлар өләшенде.

Хаҗга кагылышлы өстәмә мәгълүматларны dumrt-haj.ru сайтыннан укырга мөмкин.  

 

Фото: http://dumrt.ru/node/7398?page=2&titles=

nbsp;p

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана