26 гыйнварда Түбән Кама үзәк мәчете җирлектә яшәүче мөселманнарның матди ярдәме һәм «Fountain Tourism» туристлык компаниясе булышлыгы белән физик мөмкинлекләре чикле 50 кешегә Чаллыдагы дельфинарийга сәяхәт оештырды. Түбән Камадан Чаллыга юл тоткан ике автобусның берсен шәһәрнең драма театры бирде, дип хәбәр итә мәчетнең матбугат хезмәте.
Әлеге экскурсиягә баручылар бу чарадан бик канәгать калдылар. Дельфиннар, диңгез мәчеләре катнашында тамаша күрсәтелде, төркемнән ике кеше дельфиннар белән су керде. Экскурсия барган Радик Закиров әйткәнчә, мондый чаралардан соң күңел үсеп китә.