3 февральдә Казанның “Әниләр” мәчетендә Мәүлид ән-нәби уңаеннан балалар өчен бәйрәм уздырылды. Бәләкәй мөселманнарга “Хуҗа Насретдин” театраль тамашасы күрсәтелде, шулай ук алар өчен кызыклы уеннар, викториналар, конкурслар оештырылды.
Әлеге чараны оештыруда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” мөселман яшьләре оешмасы, хәйрия бүлеге, “Әниләр” мәчете, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе студентлары, “Ак өмет” пансионаты шәкертләре активлык күрсәтте.
Бәйрәм тәмамланганда балаларга бүләкләр тапшырылды һәм аннары барлык катнашучылар “Азу” кафесында әзерләнгән тәгамне авыз иттеләр.