Хаҗ иленә сәяхәт

04 февраль 2013 ел 13:17

3 февральдә Чаллы мөхтәсибәте каршындагы “Хәзинә” мәктәбе (җитәкчесе яшь мөгаллимә Ләйсән Әхмәтова, шәһәрдә “Мөслимә курчагым – яраткан уенчыгым” бәйгесен оештыручы буларак та билгеле)  шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен “Хаҗ иленә сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Балалар Исламның бишенче баганасы хакында да тулырак белергә, аны күзалларга тиеш дип уздырылган ошбу чарада җәмгысе 4 - 11 яшьлек 44 кыз һәм малай – “Хәзинә” мәктәбендә белем алучылар һәм 2нче татар гимназиясенең гарәп графикасы түгәрәгенә йөрүчеләр   катнашты. Балалар изге сәфәргә “кузгалганчы” сок һәм конфетлар белән тамак ялгап алдылар. Аннары алар төрле  хәрәкәтләр ясап самолетта очтылар. Бу вакытта экранда чын хаҗ күренешләре җанланды. Аларга аңлатмалар биреп барылды. Күп мәртәбәләр хаҗ сәфәрләренә җитәкче булып барган Мәлик хәзрәт Ибраһим җитәкчелегендә малайлар ихрамга кереп, кызлар үз киемнәрендә  әл-Хәрәм мәчете макеты янына җыелдылар, намаз укыдылар, зәм-зәм суы эчтеләр, Сафа белән Мәрва таулары арасында булдылар. Аннары Минага, биредән Гарәфә тавына юнәлделәр. Мөздәлифә үзәнлегендә ял иттеләр. Кабат Минага кайттылар һәм әл-Хәрәм мәчетендә саубуллаштылар. Балаларга хаҗ паспортлары бирелгән иде. Хаҗ гамәлләре тәмамлангач аларга мөһерләр сугылды. Әмма бәйрәм моның белән генә төгәлләнмәде. Балалар хаҗ буенча төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан мәҗлес оештырылды.

Балаларның күбесе бәйрәмгә Кәгъбәтуллаһ макетын ясап һәм хаҗ турында альбом тутырып та алып килгәннәр иде. Сабыйлар рәхмәт йөзеннән Мәлик хәзрәткә үзләре ясаган хаҗ композициясен бүләк иттеләр, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана