Зәйдә Мәүлид ән-Нәби кичәсе гөрләп узды

31 гыйнвар 2013 ел 14:14

29 гыйнвар көнне кичке сәгать 18.00 дә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Җәмигъ мәчетендә ир-атлар өчен, ә 30 гыйнварда хатын-кызлар өчен Мөхәммәд пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган Мәүлид ән-Нәби кичәсе булып узды. Зәй мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренә караганда, бу кичәдә күп мөселман кардәшләребез катнашып, вәгазьләрдә Пәйгамбәребезнең тормыш юлы яктыртылган, сөекле Пәйгамбәребезгә багышлап  касыйдә вә мөнәҗәтләр укылган. Кичке сыйдан соң җәмәгать белән тәсбих намазлары укылган .

Шулай ук шәһәрнең башка мәхәлләләрендә: Түбән мәхәллә, Иске Зәй мәхәлләсендә дә Мәүлид кичәсенә багышланган мәҗлесләр үткәрелгән. Районның  Куш-Елга (Ашыт), Югары Шепкә, Бура-Киртә һ.б. авылларында да мәүлид кичәләре уздырылып килә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана