Актаныш районы авылларында быел Мәүлид кичәсе зурлап уздырылды. Ә Актанышның үзәк Җәмигъ мәчетендә уткәрелгән Мәүлид бәйрәменә ак яулыклы әбиләр, апа-сеңелләр район үзәгеннән дә, авыллардан да килделәр. Аллаһ йортына ашыгучыларның өметләре акланды: бәйрәм күңелләрне нечкәртте, изге юлда булуыбызга сөендерде, дип хәбәр итә "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Филиза СӘЛАХОВА.
Бәйрәмне Актаныш районы мөхтәсибенең мөслимәләр белән эшләүче ярдәмчесе, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, хаҗия Зөһрә Закирова ачып җибәрде. Ул Мәүлид турында таныштырды. Чараны әлеге мәдрәсә шәкерте Кәүсәрия Заһретдинова алып барды.
Аллаһының илчесе галәйһи вәссәләм әйткән: “Кешеләр кайчан булса да, Аллаһының бер өендә җыелсалар, анда Аллаһының Китабын бергә укысалар һәм өйрәнсәләр, аларга һичшиксез тынычлык иңә, рәхмәт чолгап ала, фәрештәләр әйләндереп алалар.” Остазыбыз, хаҗия Рәйсәлә Шәвәлиева Коръән укыды. Балалар Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр.
Дини яктан белемнәребезне сынау, ныгыту ниятеннән Сумия ханым тарафыннан оештырылган викторина уены бәйрәмдә катнашучыларны җанландырып җибәрде. Ул әзерләгән сораулар пәйгамбәрләр тормышыннан алынган.
Актаныштан Флүдә Гыймадиева, Илсөяр Исламова, Зөбәердән Светлана апа әйткән мөнәҗәтләр Мәүлид аена багышанган иде.Сәфәр авылыннан килеп, мәчеттә дини гыйлем үзләштерүче Инсия ханым “Мәүлид - Ән-Нәби” касыйдәсен укыды.
Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә яраткан колы вә расуле Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәләмгә салават вә сәлам әйтүне йөкләде, бу эшне гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрде, дөнья-ахирәттә әҗерләр вәгъдә итте. Бәйрәмдә катнашучы барлык мөслимәләр бергәләп салаватлар әйттеләр.
Бәйрәм Коръән укып, изге теләкләр тели-тели дога кылу белән төгәлләнде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7367