28 гыйнварда Г.Камал театрында Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазьләр сөйләнелде, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр укылды. Чараны ТҖ МДН оештырды.
Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республика мөхтәсибләреннән рәсми вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре чакырылган иде. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Мордовия мөфтие Фәһим хәзрәт Шәфиев, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәд Мөхәммәдов, РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, ТР МДН нәшрият бүлеге җитәкчесе, “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, "Мәрҗани" мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов, “Казан нуры” имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов, Чистай имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нурлат имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, Чүпрәле имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм башкалар иде.
Фоторепортаж:
http://dumrt.ru/node/7288