27 гыйнварда Кайбыч районы олы Кайбыч авылында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу гәләйһи вәсәлләмнең тормышын өйрәнүгә багышланган кичә узды. Бәйрәм мул өстәл табыны артында узды, мәҗелес барышында Пәйгамбәребезнең тормышы, әдәп-әхлагы турында сөйләнде. Олы Кайбыч авылында яшәүче, озак еллар буе укытучы булып эшләгән Ләбибә апа Шәмсетдинова 80 нән артык берсеннән берсе матур эчтәлекле хәдисләр язып алып килгән иде. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып йөрүче укучы апаларыбыз да бу кичәдә активлык күрсәтеп, хәдисләргә кагылышлы белемнәре белән уртаклаштылар. Ә укучы балаларга бәйге оештырылды һәм истәлеклә бүләкләр өләшенде, дип хәбәр итә Кайбыч мөхтәсибәте.
Кайбычта Пәйгамбәргә багышланган кичә үткәрелде
30 гыйнвар 2013 ел 12:18
Соңгы яңалыклар

Мөфти РФ Иҗтимагый палатасы утырышында мәчет каршында татар теле курсларын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде
26 февраль 2021 ел 15:59

Мөселман яшьләре Рамазанга әзерләнә башлады һәм “Чиста мәчет” акциясенә кушылырга чакыра
26 февраль 2021 ел 13:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы