Галимнәр Мәүлид турында сөйләште

30 гыйнвар 2013 ел 11:50

29 гыйнварда "Мәрҗани” мәчетендә “Ислам традициясендә Мәүлид ән-нәби» дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Мәүлидкә багышланган тәүге фәнни-дини сөйләшү Диния нәзарәте тарафыннан Мәүлид уңаеннан үткәрелгән чираттагы чара булды.

23 гыйнвар кичендә шушы мәчеткә Казан имамнары һәм мәхәллә халкы Мәүлид кичен каршыларга җыелган иде. 28 гыйнварда исә күп сандагы кунаклар катнашында Мәүлид бәйрәме Камал театрында уздырылды. 29 гыйнварда оештырылган чара өстәл артына дин белгечләрен, галимнәрне җыйды.  Шуны да әйтеп узарга кирәк, Мәүлид ае дәвамында менә шушындый күркәм чаралар барлык район мөхтәсибләрендә, авыл мәчетләрендә үткәрелеп килә.  

“Ислам традициясендә Мәүлид ән-нәби» дип аталган түгәрәк өстәл Мәүлидне бәйрәм итүгә, шул уңайдан чаралар үткәрүгә фәнни-дини карашны ачыклау, барлау максатыннан оештырылды. Мәүлиднең мәдәни, тәрбияви, фәнни һәм дини яктан роле тикшерелде.

Чара Коръән уку белән башланып китте. Аннары Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов сөйләшүдә катнашучыларны сәламләп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сыйфатлары хакында сөйләде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүен алып баручы Голәмәләр шурасы җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батыр Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) тууның барлык кешелек өчен зур әһәмиятен билгеләп узды. “Чыннанда, Пәйгамбәр туу –Ислам юлына баскан һәркем өчен зур вакыйга. Һәм шул ук вакытта бу - бар кешелек тарихы өчен зур вакыйга, чөнки белгечләр язганча, шуның белән кешелек дөньясының балачак дәвере тәмамлана. Хәзер без кулыбызга Коръән алып, үз аңыбызда килеш үз тормышыбызны ничек коруыбызга үзебез җаваплы. Пәйгамбәрләр миссиясе төгәлләнде, берәү дә безгә ничек яшәргә икәнен әйтеп тормаячак. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) килүе белән кешелек үсеп китте. Менә шушы яктан караганда, без дөньякүләм яңа этапка кердек. Пәйгамбәребезгә кемдер ышанырга, ышанмаска мөмкин, әмма моңар карамастан ул – бу дөньяны яхшы якка үзгәрткән зур шәхес, шуңа күрә аның белән кызыксынучылар күп”, - диде.  

Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәд Мөхәммәдов үз чиратында бүгенге көндә Мәүлид аша Исламга чакыру кирәклеген әйтте.  Шулай ук Мәүлидне уздыру бидгатьме, юкмы дип бәхәсләшүләрнең урынсыз икәнен аңлатты. “Бервакыт машинада барганда радио тыңлап барабыз. Шунда музыкага ияреп мәүлид башкарулары ишетелүгә, янымдагы мөселман бидгать дип радионы башка каналга күчереп куйды. Һәм заманча җыр тыңлый башлады. Ә бу бидгать түгелме, дип сорадым. Менә шушындый проблемалар да бар. Пәйгамбәребезне олылау ул исламга зыянлы яңалык була алмый ”, - диде. Шулай ук ул Камал театрында узган Мәүлид бәйрәменең хатын-кызлар өчен аеруча мөһимлеге турында әйтеп, нәзарәткә чакыру өчен рәхмәтен җиткерде.“Театрда халык берьюлы бик күп хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлый алды”, -диде. 

РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үзенең чыгышында дини йолаларыбызга якыная башлавыбызга шатлыгын җиткерде. “Без үз традицияләребезне сакларга тиеш, алардан башка дин дә булмый бит. Без моны дөрес аңларга тиеш. Мәүлид бәйрәме дә ул – безнең күпгасырлык традиция», -диде. Танылган татар галиме Фәрит Яхин бабаларыбызның Мәүлидне үткәрү тәртибе турында бертөкләп сөйләде. Санкт-Петербургтан килгән Россия Фәннәр академиясенең сирәк кульязмалар бүлеге белгече Алексей Хисмәтуллин, кырым татары, Россия Ислам цивилизациясе институты директор Сәит Кәмилев, тарих фәннәре кандидаты Рәүфә Уразманова, ТР Фәннәр академиясенең иҗтимагый фикер һәм ислам тарихы бүлеге җитәкчесе Дамир Шәһәвиев һәм башкаларның чыгышлары түгәрәк өстәлдә катнашучыларда зур тәэсир уятты.

Дин әһелләре, белгечләре, Исламны өйрәнүче галимнәре мондый сөйләшүләрнең мөһимлеген һәм билгеле бер мәсьәләләргә фәнни, тарихи яктан ачыклык кертү кирәклеген билгеләп уздылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана