Кабанарты мәчетендә хәйрия мәҗлесе уздырылды

28 гыйнвар 2013 ел 15:05

26 гыйнварда Казанның Кабанарты мәчетендә Мәүлид ән-нәби уңаеннан хәйрия мәҗлесе оештырылды. Чарага Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр җыелган иде.

Мәҗлесне Кабанарты мәчетенең Исхак хәзрәт исемендәге үзәге һәм “Зәкят” хәйрия фонды уздырды. Мәҗлестә имамнар сабыйларга Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хакында сөйләделәр. Шулай ук мәҗлестә танылган артист Мингол Галиев мөнәҗәтләр әйтеп балаларны сөендерде. Аннары балалар һәм өлкәннәр бергәләп табын артына утырдылар. Мәҗлес ахырында һәр балага истәлек бүләкләре өләшенде.

Чараны уздыруда “Корстон”, “Тандем” сәүдә үзәкләре ярдәм күрсәткән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана