Әгерҗе мөхтәсибәте район күләмендә Мәүлид ае уңаеннан балалар һәм өлкәннәр арасында Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) багышланган бәйге игълан иткән иде. 25 гыйнварда Әгерҗенең “Хәсән” мәчетендә әлеге бәйгегә йомгак ясалды һәм Мәүлид мәҗлесе уздырылды. Мөхтәсибтән хәбәр итүләренә караганда, бәйгедә катнашучы балалар Мөхәммәд Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) багышланган шигырьләр сөйләгәннәр, ә өлкәннәр мөнәҗәтләр әйткәннәр. Җиңүчеләргә "Ногмани Коръән тәфсире", “Пәйгамбәрләр тарихы”, мөнәҗәтләр китабы, шулай ук дини мультфильм дисклары бүләк итеп бирелгән.
Мәүлид ае чаралары районның бик күп мәчетләрендә, авылларында уздырыла. Үткән елларга караганда да алар оешканрак төстә узуын билгеләп үттеләр. Бу мәҗлесләрдә имамнар, җирлек халкы белән бергә рәсми вәкилләр дә катнаша.