Лениногорск районында һәм шәһәрендә Мәүлид уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелә, мәҗлесләр оештырыла. Мәхәллә халкын җыйган мәҗлесләрдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы хакында вәгазьләр сөйләнелә, балаларга бүләкләр өләшенә.
Шундый чара Лениногорск районы Урмышлы авылында да үткәрелде. Алдагы көннәрдә берничә авылда Мәүлид чаралары үткәреләчәк.