Быел уналтынчы тапкыр балалар өчен “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” конкурсы уздырыла. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен “Сөләйман”, “Мәрҗани” мәчетләре һәм “Иман” мәркәзе ярдәмендә җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина оештыра. “Яшьләребез тормышта нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, аек акыллы, гадел, иманлы, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булсыннар. Быел да сорауларны яшь аермалыкларына карап әзерләдек. Бәйгедә катнашучы балаларга бүләк алырга ярдәм итәргә теләүчеләр 89178533486 телефонына шалтыратып элемтәгә керә ала”, - дип хәбәр итте ул.
Бәйге сораулары “Мөслимә” газетасына урнаштырылган. Аңар йомгак 7 апрельдә “Мәрҗани” мәчетендә ясалыр дип көтелә.