23 гыйнварда Югары Ослан үзәк мәчетендә мәхәллә халкы Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид кичен билгеләп үтте. Чарада төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вимен Касыймов һәм башка кунаклар, мәчеткә йөрүче өлкәннәр, укучы балалар катнашкан.
Гали хәзрәт хәбәр итүенә караганда, бәйрәм уңаеннан мәчеттә салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелгән. Сөләйман хәзрәт Зарипов Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган динебез кыйммәтләре турында вәгазь сөйләгән.