Азнакайда балаларга намаз китаплары өләшкәннәр

24 гыйнвар 2013 ел 16:07

24 гыйнварда Азнакай районы Яшьләр үзәгендә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә район җитәкчесе урынбасары  Нәҗәп Нәгыймов, имам- мөхтәсиб Әмирҗан хәзрәт Якупов, авыл имамнары, кунаклар һәм башкалар катнашкан.  Әмирҗан хәзрәт хәбәренә караганда, чарага барлыгы 200 дән артык кеше җыелган. Җирлек имамнары Әскать хәзрәт, Нәфис хәзрәт вәгазь сөйләгәннәр, балалар Коръән аятьләрен укыганнар.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан балаларга намаз укырга өйрәтүче “Намаз вакыты” дип аталган китаплар өләшенгән.  Чара кысаларында 100 кешелек табын да әзерләнгән.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана