24 гыйнварда сәгать 17.00 дә Казанның “Апанай” мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Мәчеттә вәгазьләр укыячаклар, мөнәҗәтләр, салаватлар яңгыраячак. Чара татар халкының дини греф-гадәтләренә туры китереп үткәреләчәк.
Мәүлид кичендә бәйрәмгә чакырылган кунаклар, мәхәллә халкы катнашуы көтелә. “Апанай” мәчете теләгән һәркемне Пәйгамбәребезне зурлаган кичәгә чакыра.