23 гыйнварда ястү намазыннан соң Казанның “Мәрҗани” мәчетенә шәһәр имамнары, мәчеткә йөрүчеләр һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. не зурлауга багышланган кичәдә катнашырга ниятләгәннәр җыелды. Татар халкы өчен Мәүлид ән-нәби уңаеннан мәчетләргә җыелып вәгазьләр уку, догалар кылу, мөнәҗәтләр башкару үзе бер традиция булып тора. ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте дә әлеге күркәм дини гореф-гадәтебезне дәвам итеп Мәүлид кичен уздырды.
Аллаһ илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12 нче каршы кичендә дөньяга килгән. Быел милади буенча бу кич 23нән 24нә каршы көнгә туры килде.
Мәүлид кичендә Татарстан мөфтие беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Мәрҗани” мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Казан ислам көллияте директоры урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров сөекле Пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатлары һәм аның пәйгамбәрлек сыйфатлары, әһәмияте турында вәгазьләр сөйләде. “Мәрҗан” шәкертләр төркеме мөнәҗәтләр башкарды. Кичә ТҖ МДН нең нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмыйгуллинның мөселманнар арасында киң таралган Мәүлид китапларының берсе “Касыйда әл-Бурда”ны укуы белән тәмамланды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7212