Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының «Салауз Мухан» предприятиесенә ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты таныклыгы бирелде. Әлеге таныклык «Салауз Мухан» предприятиесенең Ислам кануннарына туры китереп ризык әзерләвен һәм биредә җитештерелгән продукция комитет күзәтчелегендә торганны раслый.
“Хәләл” стандарты комитеты таныклыгы 2014 елның гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.