29 гыйнварда “Мөселманнар традициясендә Мәүлид ән-нәби” дип аталган түгәрәк өстәл уздырыла

22 гыйнвар 2013 ел 16:30

Мөселманнар өчен Мәүлид иң күркәм, мөхтәрәм бәйрәмнәрдән санала. Сөекле Пәйгамбәребезне олылау һәм аны дини, фәнни күзлектән өйрәнү максатыннан ТР МДН 29 гыйнварда Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Мөселманнар традициясендә Мәүлед ән-нәби” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрә. Әлеге чарага Мәскәү, Санкт-Петербург, Дагыстан, Казан галимнәре, дин әһелләре җыелачак. Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәт Мөхәммәтов, Ислам цивилизациясе институты директоры Сәет Кәмилов, РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Россия Фәннәр академиясе шәрык кулъязмалар бүлеге белгече Алексей Хисматуллин, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Рәүфә Уразманова һәм башкалар катнашуы көтелә.

Чарада Мәүлиднең мәдәни, теологик һәм тәрбияви яклары каралачак.

Түгәрәк өстәл сәгать 10.00 дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана