Диния нәзарәте вәкилләре Зәй имамнары җыелышында катнашты

22 гыйнвар 2013 ел 14:34

21 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре Зәй мөхтәсибәтенең имамнар җыелышында катнашты.

Көн тәртибендә – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – яшьләр белән эшләү юллары барланды. Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов үз чыгышында мөселман яшьләре белән, шулай ук барлык конфессия вәкилләре белән һәрдаим эшләү бүгенге дин әһелләре бурычы икәнне билгеләп узды.

Хәзерге вакытта районда барлыгы 32 мәхәллә эшли. Зәй шәһәренең Җәмигъ мәчетендә һәр ел саен мәктәп яшендәге балалар өчен лагерь оештырыла, күп кенә авыл мәчетләре ял көннәрендә дини укулар үткәрә. Район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт: “Эшләү дәверендә шактый зур тәҗрибә тупладык. Безне иң борчыганы – районыбызда яшь дин белгечләре җитәрлек булмау. Яшьләр арасында ныклы әйдәп баручы булмаганлыктан, бу юнәлеш аксый”, – дип белдерде.

Билгеле булганча, 2012 елдан башлап Татарстан мөфтияте канаты астында эшли торган “Алтын урта” татар-мөселман яшьләр җәмгыяте республикабыз районнарында үз бүлекчәләрен булдыру юнәлешендә  эш алып бара. Килгән кунаклардан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Акйолдыз Фәизова чыгыш ясады. Ул, “Алтын урта” җәмгыятенең 2012 елда башкарган эшләре белән таныштырды, Зәй районында да җәмгыять филиалы эшен башлау кирәклеген әйтте. Район хакимиятеннән килгән Фәрит әфәнде Мусин, мөфтият яшьләрен хуплап: “Максат куеп эшләргә кирәк”, – дип имамнарга мөрәҗәгать итте. Сәгыйть хәзрәт, үз чиратында, яз башында якташлары Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә “түгәрәк өстәл”, соңрак – яшьләр өчен җыен үткәрү нияте барлыгын җиткерде.

Җыелышта уку-укыту мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин мәчетләрдә оештырыла торган дини курсларның мөһимлеген билгеләп узды. Мондый дәресләрдә сөйләнгән һәр сүз зур әһәмияткә ия, чөнки мәчеттә белем алучыларның саны мәдрәсә-университетларда укучыларныкыннан бермә-бер күп. Айдар хәзрәт, имамнарга мөрәҗәгать итеп, уку-укыту эшендә халкыбызның бөек дин әһелләре тарафыннан язылган классик хезмәтләрне – “Гыйбадәте Исламия”, “Мөгаллим сәни”, “Фән Тәҗвид” китапларын һич икеләнмичә файдаланырга тәкъдим итте.

Татарстан мөфтияте нәшер итә торган “Дин вә мәгыйшәт” газетасы мөхәррире Нияз Сабирҗанов үз чыгышында Сәгыйть хәзрәтне күп  имамнарга үрнәк итеп куйды. Барлык мәхәлләләрнең дә газетага язылу кампаниясендә актив катнашуын билгеләп узды һәм мөхтәсибкә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мөхтәсибәтнең айлык җыелышы Зәй шәһәренең Т.Ялчыгол мәхәлләсендә үтте. Киләсе җыелыш февраль аеның беренче чәршәмбесендә узар дип көтелә.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана