18 гыйнварда Кайбыч районының Зур Кайбыч авылы мәчетендә бирегә йөрүчеләр белән “якшәмбе мәктәбе”ндә укучылар катнашында очрашу уздырылды. Әлеге чара Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлын өйрәнүгә багышланды.
Шулай ук чарада катнашучылар Хаҗ кылу хакында сөйләштеләр. Агымдагы елда изге сәфәр кылырга теләүчеләр өчен Кайбыч районы мөхтәсибәте махсус курслар оештыра. Әлеге курсларга хәзердән үк язылырга мөмкин.