19 гыйнварда Түбән Кама җәмигъ мәчетендә 2012 елда Хаҗ сәфәрен кылучылар белән очрашу үткәрелде. Әлмәт, Чаллы, Чирмешән, Алексеевск районары хаҗилары изге урыннарда үткәргән көннәрен искә төшерделәр, хаҗга кагылышлы хатирәләрен барладылар. Очрашуда хаҗилар Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычларын үтәүдә булышлык күрсәткәннәрнең барысына рәхмәтләр әйтеп догалар укыдылар.
Хаҗга баручы төркемне изге сәфәргә Ирек хәзрәт әзерләде, ә Гомәр хәзрәт Мөфлиханов аларны сәфәр вакытында озатып йөрде.