Безне мөселманнар җөмләсеннән кылган һәм диндә кардәшләр итеп яраткан Бөек Аллаһыга мактаулар әйтәбез! Әлеге кардәшлек сәбәпле без бергә очрашабыз һәм мәшрикъ вә мәгърип, көньяк вә төньяк илләреннән җыелып, үзебезне бер өммәт итеп тоябыз.
Безнең телебез, ватан, милләт һәм җенесләребез төрле һәм без төрле җәмгыять әгъзалары - ләкин без барыбыз да мөселманнар - Аллаһының итагатьле коллары.
Безнең гакыйдәбез бер - барыбыз да Бер Аллаһыга иман китергән, бер үк китапны -Коръәнне укыйбыз, бер имамга - юлбашчыбыз һәм җитәкчебез, Аллаһының илчесе булган Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярәбез.
Без үзебезнең гыйбадәтләребездә бер үк тарафка-Кыйбла ягына юнәләбез һәм тәрбия, йолалар һәм башка бөтен мәсьәләләрне чишүдә бер үк юл тотабыз. Һәм без бер-беребезне уртак сәлам - Әссәләмү галәйкүм белән сәламлибез, эшләребезне бер үк сүзләр: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим -Рәхмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән" дигән сүзләр белән башлыйбыз һәм бер үк сүз: "Әл-хәмдү лилләһ - Аллаһыга мактау булсын" дигән сүз белән тәмамлыйбыз. Безнең бөтен өммәтне берләштерүче әхлак кануны да бер.
Хөрмәтле кардәшләр! Һәммәгезне якынлашып килүче изге Мәүлид бәйрәме белән тәбриклим һәм барыгызга да нык сәламәтлек, камил иман һәм ике дөнья бәхетен теләп калам!
Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин,
ТҖ МДН каршынлагы «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры