Казанда 2012 елда хаҗ оештыру нәтиҗәләрен чыгардылар

18 гыйнвар 2013 ел 12:22

Очрашуда ТР Президенты Аппаратының Дини берләшмәләр белән элемтә буенча идарә башлыгы Илнур Гатауллин, Татарстан таможнясы башлыгы Максим Чмора, “Татарстан” авиакомпаниясе, Роспотребнадзор вәкилләре, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “ДУМ РТ Хадж” хаҗ операторы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, хаҗны оештыруга җәлеп ителгән дин әһелләре һәм табиблар, 2012 елда хаҗда булып кайтучылар катнашты.

Татарстан мөфтиятенең халыкара бүлек җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин, сүз алып, 2012 елда хаҗны яңа команда белән беренче тапкыр оештыруларын, тулы бер структура һәм партнерлар ярдәме белән максатка ирешүләрен билгеләп үтте. “Бөтен йолалар үтәлде, бөтен хаҗилар да өйләренә исән-сау әйләнеп кайтты”, - диде Х.Нәфисуллин. Ул үзенең кыска гына хисабында узган елда хаҗны оештыру үзенчәлекләренә тукталды.

“Без кыю рәвештә алга куелган бөтен планнарның үтәлүе турында әйтә алабыз. Уңышларыбызның берсе – без Казаннан Мәдинәгә турыдан-туры авиарейслар оештыруга ирештек. Кайтканда Җиддәдән Казанга кадәр очып кайттык. Икенчесе – Казанда да, Мәккәдә дә өйрәтү семинарлары уздырдык. Укулар татар һәм рус телләрендә безнең өчен традицион булган Хәнәфи мәзһәбе буенча узды”, - дип сөйләп үтте. 

Хаҗилар Мәдинә шәһәрендә “Пәйгамбәр” мәчетеннән 100-150 метр ераклыктагы дүрт һәм биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәгән. “Мәдинәдә без өч көн яшәдек һәм алдан вәгъдә ителмәгән бушлай туклану - “швед өстәлләре” оештырдык. Бу хаҗилар өчен бүләк булды. Мәккәдә оештырылган “швед өстәлләре” түләүле иде. Аннан соң ТР мөселманнары Диния нәзарәте бөтен пенсионерларны бушлай ашату турында карар кабул итте. Татарстаннан килгән хаҗиларның күпчелеге – пенсия яшендәгеләр.

Планнан тыш тагын Мәдинәдә мәчетләр буенча бушлай экскурсия оештыра алдык. Кайберәүләр Коръән чыгару буенча фабрикада да булды. Шулай ук Мәккәдә хаҗ кылыр алдыннан, барлык хаҗиларга автобусларда алып барып, Гарәфә үзәнлеген күрсәттек, Рәхмәт тавына күтәрелдек. Хира мәгарәсендә, Мина үзәнлегендә булдык, анда шайтанга таш ата торган баганаларны (җәмәрат) карадык. Хаҗ кыла башлаганчы, без бу җирләр белән танышып чыктык”, - диде хаҗны оештыручылар.

“Мәккәдә кунакханәдән “Әл-Хәрәм” мәчетенә кадәр туннель аша хаҗилар өчен автобуслар оештыра алдык. Алар әлеге мәчет янында ук туктый. Мөмкинлеккә карап, бу юлын бөтен хаҗилар өчен җиңеләйтергә тырыштык. Согуд Гарәбстанына килеп җитү белән, без бөтен хаҗиларга җирле сим-карталар бирдек. Казанга кайтыр алдыннан, без барысын да биш литрлы савытларга салынган зәм-зәм суы белән тәэмин иттек. Тагын бер яңалык шунда: без татар халкы гореф-гадәтләренең бөтен шартын китереп, Корбан ашы үткәрдек. Тулы Коръән чыктык, теләге булган кешеләр аны тыңлый алды”, - диде халыкара бүлек җитәкчесе. Аның сүзләренчә, хаҗга берничә тапкыр баручылар 2012 елдагы хаҗның югары дәрәҗәдә оештырылуын әйткән. Бу Согуд Гарәбстаны ягыннан махсус бүләк белән билгеләп үтелгән. Шунысын ачыклап китәргә кирәк: моңарчы хаҗ миссиянең аерым операторга рәхмәт белдергәне булмаган. Татарстанлыларның хезмәте Төркиядә хаҗны оештыручыларныкына тиңләнгән.

Татарстан хаҗиларын тану һәм югалтмас өчен, бөтенесенә яшелле-сарылы төстәге махсус сумка, ә хатын-кызларга өстәмә рәвештә яулык та бирелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хаҗга баручыларны 7 тәҗрибәле табиб белән тәэмин иткән. Бүген очрашуда табиблар билгеләп үткәнчә, хаҗда профилактикага зур игътибар бирелгән, йөрәк авырулары килеп чыгуга һәм клиникага кереп ятуга кадәр үк барып җитмәгән. Билгеле булганча, климат үзгәрү, эсселек өлкәннәрнең, кан басым уйнаучыларның хәлен авырайтырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, күрәсең, боларны исәпкә алып, хаҗ сәфәренең үз авырлыклары булуын, аны гади сәфәр генә итеп кабул итеп булмаганлыгын ассызыклап үтте. “Шуның өчен динебездә хаҗның үз бәясе бар”, - диде ул. 2012 елда хаҗны оештыруда ярдәм иткән партнерлары – “Татарстан” авиакомпаниясенә, таможняга, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, мәдрәсә ректорларына, табибларга һәм башка оешмаларга рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Аппаратының Дини берләшмәләр белән элемтә буенча идарә башлыгы Илнур Гатауллин үз чыгышында нәкъ менә партнерларның хаҗны яңа оештыручыларга ышануын һәм бергәләп максатка ирешүләрен, бик зур эш башкарылуын билгеләп үтте. “Безнең шикләребезне юкка чыгарып, хаҗ бик яхшы узды. Андагы хакимият тә беренче тапкыр аларның хезмәтен бәяләде – бу да күрсәткеч. Катгый позициядә торулары аркасында, хаҗны оештыручылар эшне ахырына кадәр җиткерде”, - дип, ул “ДУМ РТ Хадж” операторына хакимият исеменнән рәхмәт белдерде.

Татарстан таможнясы башлыгы Максим Чмора, “Татарстан” авиакомпаниясе, Роспотребнадзор вәкилләре дә 2012 елда хаҗны оештыручылардан канәгать калуын, хаҗилар белән эшләүнең җаваплы да, катлаулы да булуын, хаҗиларга карата куелган таләпләрнең үтәлүен билгеләп үтте. 

Римма Гатина, “Татар-информ”

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/7144

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана