Мәдрәсә җитәкчеләре киңәшмәгә җыелды

17 гыйнвар 2013 ел 14:28

17 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә  республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге хезмәткәрләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда мөгаллимнәр мәдрәсәләргә кагылышлы проблемалар хакында сөйләштеләр. Бердәм уку-укыту программасын булдыру, мәдрәсәләрне татарча дини китаплар белән тәэмин итү, уку йортларының матди хәлен яхшырту кирәклеге турында һәм башка тәкъдимнәр яңгырады.

Әлеге чарада “Россиядә дөньяви һәм дини һөнәри белем бирүдә заманча белем бирү технологияләре” дип аталган курсларда укуны раслаган таныклыклар тапшырылды.  Бу курс Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Казан (Идел буе) федераль университеты базасындагы Этномәдәни белем бирүнең фәнни-методик үзәге белән берлектә оештырылган иде.

Шулай ук нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин киләсе айларда үткәреләчәк чараларны игълан итте. Аның сүзләренә караганда, февраль-март айларында мәдрәсәләрдә “ачык дәрес”ләр,  март аенда “Татар халкының дини мирасы” дип аталган мөселман студентлар конференциясен үткәрү  көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана