Бүген, ягъни 15 гыйнвардан Казандагы "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүче мөслимәләр өчен быелгы беренче курслар башлана. "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды оештырган бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сукырлар җыела.
"Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баяхитов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәчеттә елына сигезгә якын курслар үткәрелә. Аларда 160лап кеше белем ала. Күзләре күрмәүче мөселманнар өчен быелгы ел үзенчәлекле булачак: җәйгә алар, Аллаһы боерса, Казандагы Коләхмәтев белән Серов урамнары кисешкән чатта төзелүче махсус бинага күчәчәк. Хәзер биредә эчке бизәү эшләре башланды.
"Сөләйман” мәчетендә белем алучыларга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Яндекс аша да акча күчерә ала. Бу хакта мәгълүмат tatar-islam.com сайтында урын алган.