Түбән Камада яңа мәчет төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә мәчет гөмбәзен эчке яктан тышлау эше төгәлләнде. Шулай ук манараны өеп менү тәмамланды. Аның биеклеге 30 метрдан да артты. Хәзерге көндә манара ае чатыры белән бергә Чиләбедә әзерләнә. Шулай ук мәчет эчендә рәссамнәр үз эшләренә тотыначак.
Гомумән, мәчетне төзү вакытны озакка сузмыйча алып барыла, бу исә Аллаһыга Тәгаләгә ярдәм сорап һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәргә үзе бер сәбәп, дип хәбәр итәләр район мөхтәсибәтеннән.