"Якупов укулары" җыентыгы нәшер ителде

11 гыйнвар 2013 ел 11:55

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән “Якупов укулары” җыентыгы дөнья күрде. 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә арабыздан киткән мәртәбәле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган әлеге китапта беренче тапкыр үткәрелгән “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясендә ясалган чыгышлар урын алган. Төрле төбәк дин әһелләрен, мөгаллимнәрне, җәмәгать эшлеклеләрен бергә җыйган бу чара нәзарәт тарафыннан Казанда 4 сентябрьдә уздырылган иде. Җыентыкка чыгышлардан тыш киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәтнең үзенең дә Татарстан мөселманнары өммәтендәге проблемаларга, мәшһүр татар дин әһелләренә кагылышлы соңгы мәкаләләре урнаштырылган. Шулай ук аның тормыш юлына кагылышлы мәгълүматлар, шәхси архифыннан фотолар куелган.

Җыентык Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Вәлиулла хәзрәт турындагы сүзләреннән башланып китә. “Вәлиулла хәзрәт республикабыздагы ислам дине үсешенә үзеннән олпат өлеш кертте. “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсе бинасы өчен көрәшеп йөрүен, “Апанай” мәчете, “Касыймия” мәдрәсәләрен мөселман өммәтебезгә кайтаруын гына алсак та йөрәге-җаны белән дин, милләт, тел өчен янып яшәгәнлегенә төшенәбез. Шулар өстенә Вәлиулла хәзрәт йөзләгән китап авторы, үз заманының дини агартучысы булды. Аның җитәкчелегендә меңләгән китап нәшер ителде. Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләренең кыйммәтен ачуда, аның юлын дәвам итүдә “Якупов укулары” бер адым булып торыр дип ихластан ышанасы килә”, - диелә Илдус хәзрәтнең конференция уңаеннан ясаган мөрәҗәгатендә.

Татарстан җәмәгать палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, К(И)ФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гарипов һәм башка бик күпләр җыентык аша Вәлиулла хәзрәт белән бәйле хатирәләрен уртаклашалар, аның эшчәнлегенә кагылышлы фикерләрен җиткерәләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана