Лениногорскида каникуллар вакытында балалар мәчеткә йөрделәр

10 гыйнвар 2013 ел 13:11

Лениногорск шәһәре, Керкәле, Яңа һәм Иске Шөгер, Бәкер авыллары мәчетләренә барлыгы 50 ләп бала җыелды.

“Арагыздан иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм аны калганнарга да өйрәтүчедер” , - диелә хәдистә. Шуңа күрә һәр мөселманның иң күркәм бурычларының берсе – калганнарны дингә өндәү һәм гыйлем тарату. Менә шуны истә тотып, Лениногорск шәһәрендә һәм районында балалар өчен дин нигезләрен өйрәнү, әдәп-әхлак дәресләрен бирү эшләре алып барыла. Дәресләр һәр атнада уздырыла. Мәктәп балалары ялга туктаган вакытта, алар өчен мәчетләрдә  белем бирү генә түгел, ял итү чаралары да оештырыла. Бу елның кышында әлеге чаралар җиденче мәртәбә үткәрелде. Балалрга иң беренче чиратта дин нигезләре өйрәтелде. Бу дәресләр ярдәмендә балалар әти-әниләрне, өлкәннәрне хөрмәтләргә, дус-ишләренә үрнәк, күркәм холыклы булу ни хәтле әһәмиятле икәнен белделәр. Төрле ярышларда катнашып бүләкләр алдылар. Саф һавада уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Моннан тыш аларга Боз сараен арендага алып тимераякта шуу мөмкинлеге тудырылды. Яшь мөселманнар өчен көненә 3 тапкыр аш әзерләнде.

Гыйлем бирүдә һәм файдалы ял оештыруда шәһәр эшмәкәрләре, мәчеткә йөрүче мөслимә һәм мөселманнар ярдәм күрсәткән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана