Әгерҗедә Мәүледкә әзерләнәләр

09 гыйнвар 2013 ел 13:16

Әгерҗе районы мөхтәсибәте  Мәүлед көненә әзерләнә.  Белгәнебезчә, быел Мәүлед көне - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне 24 гыйнварга туры килә. Изге бәйрәм бер ай дәвам итә.

Әгерҗе имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт хәбәр итүенә караганда, районда изге бәйрәм кичәсен үткәрүгә әзерлек башланган. “Районның “Нур” мәдрәсәсендә өлкәннәр Пәйгамбәребезне олылаган мөнәҗәтләр, балалар шигырьләр өйрәнәләр. Мәүлед бәйрәмен гыйнвар азагында район хакимияте белән берлектә мәдәният йортында зурлап уздырырга җыенабыз”, - диде ул. Бәйрәмдә җирле халык, район имамнары, нәзарәт вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана