"Зәкят" фонды эш табарга ярдәм итә

09 гыйнвар 2013 ел 12:45

“Зәкят” хәйрия фонды  социаль мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә һәм ятимнәргә, картларга, авыруларга, инвалидларга, үзләренә ипилек тә эшли алмаучыларга  хәйрия ярдәме күрсәтә. Иң беренче чиратта хезмәткә яраксызларга булышуга өстенлек бирелә. Әмма безнең  җәмгыятьтә, эшкә яраклы булып та билгеле бер сәбәпләр аркасында эш таба алмаучылар бар. Менә шундыйларга ярдәм күрсәтү максатыннан “Зәкят” фонды Казанда кадрлар белән эшләүдә лидер саналучы “Уңыш стратегиясе” ("Стратегия успеха") компаниясе белән килешү төзеде. Хәзер фонд мохтаҗларны эшкә урнаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Шулай ук 2013 елда Казанның Кабан арты мәчетендә  яңа профессия үзләштерү чаралары, тренинглар, мастер-класслар үткәреләчәк.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7 (843) 537-12-83 ( Галия ханым).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана