Әгерҗе мөхтәсибәте сабыйларны сөендерде

28 декабрь 2012 ел 10:23

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Хәлил хәзрәт Якупов хәбәр иткәнчә, 25 декабрьдә мөхтәсибәт райондагы мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга һәм ятимнәргә бүләкләр тапшырган. Районның социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә райондагы ярдәмгә мохтаҗ сабыйлар исемлеге барланган, соңыннан мәхәллә мөселманнары булышлыгы белән истәлекле бүләкләр алынган. Мөхтәсиб белдергәнчә, бүләкләргә 80 меңләп акча тотылган. Шулай ук районда шәхси кибетләр тотучы Шаһиев Фәнил, Бикмөхәммәтов Рамил, Дәүләтшин Алекс иганәчелек белән ярдәм иткәннәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана